Бүген Чаллыда “Ростех” Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советының агымдагы елда йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате.
Көчле Россиянең нигезе - кешеләр иминлеге. Татарстанлыларның иминлеге - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.
Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.
Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көнгә 99,6%ка җиткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов хәбәр итте.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
“Россия – мөмкинлекләре иле” президент платформасының әйдәп баручы проектларының берсе – “Цифрлы прорыв-2021” бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Татарстан командасы җиңүчеләрнең берсе булды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Халыкара волонтерлар көне белән котлады.
Татарстан Республикасында эпидемия вазгыяте һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктату чаралары турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген капремонт буенча республика программаларының үтәлеше турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.