ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “XXI гасыр Казаны” торак комплексында төзелгән “178 нче белем бирү үзәге”н ачты. Тантанада шулай ук ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башка рәсми затлар, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты.

30
август, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты сәнгати белем бирү факультетының шушы көннәрдә ачылган дүрт катлы яңа бинасында (Межлаук урамы, 3/45) булды.

Республика башлыгын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Татарстанга үткәргечсез Интернетның тагын да яңарак буыны - 4G килде. Бүген, Республика көнендә, башкаланың Меңьеллык мәйданында Yota компаниясе вәкилләре 4G ның мөмкинлекләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләде. Презентация тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре катнашты.
Татарстан нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә “Гапромбанк” ААҖ белән партнерлыкны җитди рәвештә үстерергә ниятли. “Газпромбанк”ның Татарстандагы бер заемчыга лимиты 2 миллиард доллар тәшкил итә. Хәзерге вакытта республикада кредит учреждениесе катнашында лизинг компаниясе булдыру мөмкинлеге карала.

27
август, 2010 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә ТАССРның 90 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар башланды. Тантаналы чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Мәскәү вице-мэры Сергей Байдаков катнашты.

Бүген Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек буенча Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы базарын тотрыклыландыру мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, эшче төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Премьер-министр Илдар Халиков рәиселегендә ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының яңартылган составта беренче утырышы узды.

Бу утырышның бераз тәнәфестән соң узуы сәбәпле, көн тәртибенә шактый мәсьәләләр тупланган иде. Аларның бер өлеше “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” конкурсы җиңүчеләре булган проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иде. Попечительләр советы әгъзалары караган 4 проектның 3 се расланды. Үсеш перспективалары булмаганга, бер проектны туктату турында карар кабул ителде. Югары ультратавыш визуализацияле булган медицина җиһазлары җитештерүне күздә тоткан проект бүген Казан дәүләт технология университеты һәм Республика клиник хастаханәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Проект “Старт-1” номинациясендә беренче этапны тәмамлап, хәзер “Старт-2” этабына кергән.


26
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның Актаныш районын табигатенең гүзәллеге генә түгел, халкының рухи матурлыгы да аерып тора. Бүген Актаныш авылының – 300, районның 80 еллыгын бәйрәм итәргә килгән һәркем шул фикерне белдерде.

Районда яшәүчеләр һәм кунаклар алдында ясаган чыгышында, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылы һәм район хакында җентекләп сөйләде. Муниципаль берәмлекнең казанышлары хакында сөйләгәндә, ул барлык җиңүләр һәм яхшы нәтиҗәләргә райондагы хезмәт сөючән халыкның тырышлыгы белән ирешелә, дип ассызыклады.
“Идея” технопаркы базасында Татарстанда Нанотехнологияләр үзәген төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашуында күтәрелде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, “Роснано” ның инфраструктура проектлары идарәче директоры Евгений Евдокимов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Идея” технопаркы җитәкчесе Сергей Юшко, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

25
август, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Астанада узган очрашуда Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Казакъстанга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International