Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев күчемсез мөлкәт объектларын барлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2021 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына ТР Министрлар Кабинетының 18.02.20021 елның № 87 карары белән үзгәрешләр кертелгән, алар нигезендә программага өстәмә рәвештә 29 күп фатирлы йорт (90 лифт) кертелгән. Бу шул исәптән Казанда – 5 күп фатирлы йорт (17 лифт), Чаллыда – 24 күп фатирлы йорт (73 лифт). Программаны финанслау күләме – 6,294 млрд. сум, шул исәптән Татарстан бюджеты – 1 млрд.364,28 млн. сум; муниципаль берәмлекләр бюджеты – 1 млрд. 72,56 млн. сум; гражданнар акчасы – 3 млрд. 857 млн. сум.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр. Агымдагы атна башыннан 5 мең га уҗым, 1,5 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылды. Кыр эшләрен апрельнең икенче яртысыннан башлау планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
Россия венчур форумының пленар сессиясе онлайн трансляцияләнәчәк.
Трансляцияне рәсми сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.
Исегезгә төшерәбез, Россия венчур форумы 2021 елның 7-8 апрелендә Казанда, «Казан Экспо» мәйданчыгында уза. Пленар сессиянең темасы – «Технологик көн тәртибе трансформациясе контекстында Россия һәм дөнья".
Пленар сессиянең модераторы Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнар Айделдинов.
Татарстан хакимияте “Казан Экспо” мәйданының бер өлешен шәхси проектларга тапшыруны планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм “ЭКОЯЗ-2021” республика акциясе башлана. Бу чорда территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Бүген онлайн режимда Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Трансляция Рәсми Татарстан сайтында оештырылды.
Утырышта фикер алышкан мәсьәләләрнең берсе Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе темасына багышланган иде.
Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Бу чара 2021 елның 29 мартында узачак, башлана – 16:00 сәг.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасының әзерлеге турында фикер алыштылар.
ТР Хөкүмәте йортында янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү буенча комиссия утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.