Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә (Казан) ТР Премьер-министры “Мәктәп экопатруле” хәрәкәтенең иң уяу яшьләрен бүләкләде. Яшь экологлар оештыру комитеты адресына табигатьне саклау кануннарын бозуны раслаган 5 меңнән артык фотодәлил юллаган.
Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль җайланмалары камераларына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү буенча чаралар күргән. Шул ук вакытта хәбәр җибәргән һәр кешегә бу турыда телефон аша нәтиҗәсен җиткергәннәр.
Татарстанда республикадан “Марс” компаниясен чимал белән тәэмин итеп торачак эшче төркем төзелә. Россия вәкиллеге инде Татарстан Республикасы тәкъдимен карау буенча йөкләмә алган.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.
Исегезгә төшерәбез: брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең АКШка эшлекле сәфәре нәтиҗәләренә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ДОСААФ белем бирү оешмалары җитәкчеләренә LADA GRANTA яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.
Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ мәйданчыгында (Казан, Оренбург тракты) узды.
Рөстәм Миңнеханов ышанып әйткәнчә, бу 100 яңа автомобиль Татарстан Республикасы ДОСААФның автомәктәпләре матди-техник базасын ныгытачак, машина йөртүчеләрне сыйфатлы әзерләүне тәэмин итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Адександр Буксман килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның статс-секретарь – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Николай Панков белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән РФ Оборона министрлыгының "Армиянең үзәк спорт клубы" федераль автоном учреждениесе («ЦСКА») арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм «ЦСКА» РФ ОМ ФАУ башлыгы Михаил Барышев куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хальдор Топсе» (Дания) компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, «ТАИФ» ГАҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, республиканың әйдәүче югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Панкадж Саран белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсештә җитди уңышларга иреште һәм халыкара аренада үзенең абруен ныгытты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть комапниясе» ГАҖ вице-президенты, «РИТЭК» АҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Русджам Стеклотара Холдинг» компаниясенең Россиядәге президенты Айдын Ондер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, "Татспиртпром" компаниясе генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнаштылар.