ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Лаеш муниципаль районында берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Сокуры авылында балалар бакчасын ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

«Ромашка» балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Учреждениедә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнәчәк.

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Сәфәренең максаты –торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылачак киңәшмәдә катнашу.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


17
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу.  Искәртик, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Чара Ялта районының Симеиз поселогында узды.  

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясенең АКШтагы сәүдә вәкиле Александр Стадник белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру вакытында тәртип саклаган Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты эшче төркеме вәкилләренә, ТР һәм РФ субъектлары эчке эшләр органнары отрядлары командирларына Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

16
август, 2015 ел
якшәмбе
Бүген Казанда ФИНА паркында “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ябылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Тантана “Иванушки International” төркеменең бәйрәм концерты белән башланып китте. Шулай ук тамашачыларга ДЧның иң төп вакыйгалары чагылдырылган махсус видеороликлар күрсәттеләр.

Концерт тәмамлангач сәхнәгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ФИНА бюросы әгъзасы Мөхәммәд Диоп чыкты.

15
август, 2015 ел
шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабино» (Мәскәү өлкәсе) полигонында «Халыкара армия уеннары- 2015»нең йомгаклау этабында - «Танк биатлоны» конкурсының финалында булды.

Бүген Болгар тарихи-археологик комплексында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарих фестивале ачылыш тантанасы узды, Россиянең 30 төбәгеннән, Белоруссия, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләрне яратучылар җыелды. Россия туроператорлары фестивальгә Ярославль, Рыбинск, Тутаево, Кострома, Иваново, Курск, Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм илнең башка шәһәрләреннән махсус турлар оештырган. Фестивальнең максаты - Урта гасырлар эпохасының алга киткән вакыты, шул исәптән Алтын Урда чорында Болгар шәһәре территориясендә XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү.

Фестивальне оештыручылар - Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты һәм “Сулица” тарихи фехтования һәм реконструкцияләү үзәге”.

Беренче "Бөек Болгар" тарихи фестивале 2014 елда уздырылган иде.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев, "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Валиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов катнашты.

Татарстан Республикасында 2015 елның 15 августына 834 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, ягъни урып-җыю мәйданнарының 53%ы. 1,8 млн. тонна иген җыеп алынган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International