ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Санитар-экологик икеайлык барышында җитештерү һәм көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнарын бозуның 7 меңнән артык очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, татарстанлыларга 26,5 млн сум күләмендә штраф салынган. Күзәтчелек органнары тарафыннан рөхсәтсез урыннарда хасил булган 1635 чүплек ачыкланган, шуның 1486сы, ягъни 91 проценты юк ителгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров хәбәр итте.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Рөстәм Миңнеханов яңадан «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды.

Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз” фестивале уздырылды. Ул ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Чара 11.00дә башланып 15.00гә кадәр дәвам итте. Бәйрәм программасы Казан Кремле территориясенең берьюлы берничә мәйданында оештырылды.

Бүген Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә ТР Хөкүмәте Кубогына картинг буенча унынчы ярышлар ачылышы тантанасы узды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә ЮХИДИ белән хезмәттәшлек итүче министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник сырхауханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар озата йөрде. 


31
май, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алексеевское поселогында «Алексеевские перезвоны» XIII колокол тавышлары фестиваленең ачылу тантанасында катнашты. Алексеевск муниципаль районы үзәгенә килүгә, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды. 


30
май, 2015 ел
шимбә
Бүген Чаллыда, Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Куркынычсыз тәгәрмәч-2015” XXI республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Автошәһәр Башкарма хакимияте җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсендә узды.

Бүген Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы тамгасы беренче мәртәбә тапшырылды.

Беренче бүләкләрне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре Индус Таһиров, Валентина Липужина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International