ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитын уздыру Россия регионнарының инвестицион потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирә, безнең ислам дөньясы белән аралашырга әзер булуыбызны белдерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында «Россия һәм ИХО илләре: инвесторларның, бизнесның һәм хакимиятнең стратегик иминлек мәсьәләләрен хәл итүдәге хезмәттәшлеге» стратегик форумында чыгыш ясаганда белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясы гаять күп табигать, хезмәт һәм рухи байлыкларны саклаучы булып тора. Мөселман дәүләтләре белән багланышларны үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле ашта катнашты. Эшлекле ашның темасы: "Киләчәк бүген ясала: Россия төбәкләре портреты. Россия Федерациясе регионнары икътисадларының дөнья системасына интеграциясе".

Без Төркия Республикасы белән Россия-Төркия арасындагы ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләргә корылган хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Евросоюз эшләре буенча министры Мәүлет Чавушоглу белән эшлекле очрашуда хәбәр итте. Очрашу Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге илләре оешмасының алтынчы халыкара икътисадый саммиты кысаларында Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу Халыкара мәгълүмат үзәгендә (МИЦ) Казнда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасы Халык консультатив конгрессы(Парламентының Югары Палатасы) регионнары вәкилләре Советы Рәисе Ирман Гусман белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге Линар Якупов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Иртәгә, 5 июньдә Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit VI халыкара икътисади форумы кысаларында “Халыкара азык-төлек куркынычсызлыгы” стратегик форумының туры трансляциясе ТР Хөкүмәте порталында алып барылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Винербергер Куркачи” ҖЧҖ нең керамик блоклар җитештерү заводында булды.

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу «КАПО-Композит» предприятиесенең һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ААҖ филиалының җитештерү цехларында булды. Россия Федерациясе Оборона министры башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа белән очрашты.

Бүген Казанда атаклы совет авиаконструкторы Андрей Туполевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International