Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре белән килде. Аны Казан авиация заводы аэродромында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойх белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, велоспорт яратучылар төркеме тәкъдимен кабул итеп, берничә Казан велосипедчысы белән аз гына вакыт велосипедта йөрде.
«ИКЕА МОС» ҖЧҖ генераль директоры Армин Микаэли белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хайруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.