ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Дайбайда IV инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM) катнаша. Чара Дубай шәһәрендәге Халыкара күргәзмәләр һәм конвенцияләр үзәгендә үткәрелә. 2014 елгы инвестицион форумның төп максаты -  багланышларны тәэмин итү, бизнес һәм инвестицияләрне стимуллау. 


5
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу гомуми мәйданы 4,8 млн. кв. метрлы күп фатирлы 793 торак йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Быелгы программага Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән районнары кермәгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Татарстан Премьер-министры бүген ТР Хөкүмәте Йортында “Йолдызлык” фестивале хәрәкәтенә ярдәм мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
1апрельдә кич белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Франция башкаласына, атаклы пианист һәм җәмәгать эшлеклесе Денис Мацуевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе итеп билгеләнү тантанасына килде. Концертта катнашу өчен Парижга шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков төбәкләрнең язгы ташу һәм янгын куркынычы булган чорга әзерлеге турында бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнашты.

Бу чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Казанда трансляция Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясеннән оештырылган иде.

Селектор киңәшмәсен федерация субъектлары белән Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Бүген Казанда РФ субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Беренче утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген ТР ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Попечительләр советы әгъзалары дүрт мәсьәләне карадылар.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов эшчәнлекнең 2013 нче һәм агымдагы елгы кайбер күрсәткечләре буенча мәгълүматлар җиткерде.
2014 нче ел башыннан бурычлыларга карата чит илләргә чыгуны вакытлыча чикләү турында 4,5 меңнән артык карар чыгарылган, моның нәтиҗәсендә, 210,5 млн сум акча түләттерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International