ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Токио шәһәрендә (Япония) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Марубени корпорейшн» глобаль стратегия буенча киңәшчесе, баш операцион директоры Йошида Ватару белән очрашуы узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш сәфәре кысаларында «Иокогава Электрик Корпорейшен» компаниясе рәисе һәм баш башкарма директоры Шузо Кайхори әфәнде, шулай ук компаниянең президенты һәм баш операцион директоры Такаши Нишиджима әфәнде белән очрашты.

Бүген Казанның “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында ТР студентлары конференциясе уза. Көн кадагында – Татарстан Республикасы Студентлар лигасының V президентын сайлау.

Пленар утырышта рәсми затлардан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов катнашты.
Болгарда археология паркы һәм фәнни-тикшеренү лабораториясе булдырылачак. Бүген әлеге проект “Яңарыш” фондының Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында тәкъдим ителде. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” респбулика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында узды.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Болгарны һәм Зөяне торгызу буенча эш дәвам итә, ә карау өчен эксперт советына чыгарылган мәсьәлә аның яңа этабы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Япония инвестицион форумы кысаларында оештырылган “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате” түгәрәк өстәлендә катнашты.

Татарстан белән Япония арасындагы хезмәттәшлек спектры гаять зур. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  NHK япон телерадиокомпаниясенә биргә интервьюда белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сано Индастриал» («Sanoh Industrial») компаниясенең башкарма директоры, глобаль маркетинг буенча директор урынбасары Хироши Адаши әфәнде белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Японя инвестицион форумы эшендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә (Япония) ике көнлек эш визиты белән килде. Сәфәрнең төп максаты - VI Россия-Японя инвестицион форумында катнашу. Быел форумның темасы - "Россия белән Япония арасындагы инвестицион хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачу".


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Казан дәүләт энергетика университетының яңа Энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә бүген мәртәбәле кунаклар булып, аның мөмкинлекләре белән беренчеләрдән булып танышты. Әлеге чара РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцынның Татарстан башкаласына визитына туры китереп оештырылган булуы билгеле. Мәскәү кунагы Антон Инюцынны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Россиядә бердәнбер булган әлеге заманча укыту үзәгенә алып килеп, уникаль җиһазлар белән таныштырды, шул исәптән илдә бердәнбер “Невероятная реальность” дип аталган 3D-форматлысы белән дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International