ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2012 ел
сишәмбе
Кадерле дуслар!

1937 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле төзелү татар һөнәри музыка, җыр һәм бию мәдәниятен үстерүдә мөһим вакыйга булды.

19
август, 2012 ел
якшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты.


18
август, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.

17
август, 2012 ел
җомга
Татарстан муниципаль берәмлекләрендә ике контурлы пар казаннары куйдыру буенча проект-смета документлары 4 мең 319 фатир буенча башкарылган (89 процент). Фасад яктан газ үткәргеч сузу буенча 4 мең 242 фатирда монтаж эшләре (84 процент), җылыту системалары 3 мең 738 фатирда (77 процент) үтәлгән. Җиһазлар тулысынча 3 мең 706 фатирда урнаштырылган (77 процент).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуга эш сәфәре кысаларында “Росвертол” ААҖ нең производство цехында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуга эш сәфәре кыла.

16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондондагы Олимпиадада җиңүчеләргә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевски муниципаль районында булды, аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше барышы белән танышты.

Татарстан башкаласында тәүге тапкыр Россиянең авиасәнәгать командирлары клубы утырышы уза. Бүген клубның “Корстон”да ачылган 39 нчы утырышы гражданнар авиациясенең хокукый кыры темасына багышланган. Чара бу көннәрдә “Казан ярминкәсе”ндә эшләүче “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә кысаларында оештырылган. Россиянең авиасәнәгать командирлары клубының чираттагы утырышы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько катнашты.

Бүген очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Bombardier” компаниясенең активлар белән идарә итү буенча вице-президенты Род Шеридан алдагы үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International