ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТКХ реформалауга ярдәм Фонды генераль директоры Константин Цицин, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели һәм башкалар ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшь тулу көне белән котлады.

«Сезнең хезмәт һәм сәяси биографиягез гаять күренекле, - диелә котлау телеграммасында. – Тормыш юлыгызда Сез үзегезнең принципларыгызга һәрвакыт тугры булып каласыз.

Күп еллар дәвамында Татарстан җитәкчесе буларак Сез көчегезне һәм энергиягезне иң кыю инициативаларны тормышка ашыруга юнәлдердегез, төбәкнең социаль-икътисади үсеше һәм чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез».

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау сүзләрен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Минтимер Шәймиев белән очрашуда укыды.

Янгын-гамәли һәм янгын-коткару спорты – ул көчле һәм батыр кешеләр спорты. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча бөтенроссия ярышлары ачылышында белдерде.

Ярышлар Казанда уза.

Сезнең гамәлләрегезнең оперативлыгына гражданнарыбызның тормышы бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә янгын һәм коткару техникасы тапшыруда белдерде.

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.

Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма – «Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узган киңәшмә барышында ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

1 млрд сумнан артык акча Татарстан мәктәпләрендә интернетка чыбыксыз тоташу мөмкинлеге булдыруга юнәлдереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Әлмәттә яшәүче 15 яшьлек Диләрә Миназованың хыялын чынга ашырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International