Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Трансляциягә сылтама рәсми сайтның төп битендә урнаштырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Чистай муниципаль районында булды. Эш сәфәренең максаты – район Советының хисап утырышында катнашу.
2022 елда татарстанлыларга социаль ярдәм чараларына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 24,7 млрд. сум каралган. Бу узган елдагыдан 2 миллиардка диярлек күбрәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Теләче муниципаль районында берничә объектта булды.
Эш сәфәренең төп максаты – Теләче муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашу.
Алексей Песошин «Теләче» сәнәгать паркы предприятиеләре эше белән танышты, сыекландырылган табигый газ заводы төзелеше урынында булды, анда аңа проект төзелеше этаплары тәкъдир ителде.
Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектларны карау буенча 15 нче экспертлар советы узды. Бу «Иннополис» махсус икътисадый зонасының традицион чарасы, аның нәтиҗәләре буенча ИТ-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы стартап-идеяләр сайлап алына. Совет утырышында «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, шулай ук 50дән артык венчур базары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифинг кысаларында Татарстан спорт министры Владимир Леонов республикада планлаштырылган эре спорт чаралары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда узды һәм Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада эшләрнең торышы турында кыскача хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районына эш сәфәрендә.
Сәфәрнең төп максаты – Алабуга муниципаль районы Советының «Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында»гы утырышында катнашу.
Бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.