ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2010 ел
сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган 40 төбәк башлыгы исемлегенә керде. Бу хакта “Regnum” мәгълүмат агентлыгы һәм «Медиалогия” компаниясенең 2010 елның апрель йомгаклары буенча уздырган традицион рейтингы сөйли.

17
май, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Burrill & Company (АКШ) инвестицион фонды президенты Стивен Беррел белән очрашты.

Очрашу ТРның РФндәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды (Мәскәү).
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Мәскәүнең Әсадуллаев йортында узды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе белән бергә Украина башкаласы Киевка эшлекле сәфәр кыла. Әлеге сәфәр РФ президенты Дмитрий Медведевның Украинага дәүләт визиты кысаларында уза.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша. Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге саналган Әсәдуллаев йортында узачак.

15
май, 2010 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Беларусь белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча ныклап кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Беларусь делегациясенең республикага визитының икенче көненә нәтиҗә ясаганда белдерде.
Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет утырышы узды. “Бердәмроссиялеләр” бу көздә хакимиятнең җирле органнарына депутатлар сайлау кампаниясен үткәрү чорында партиянең төбәк бүлеге бурычларын билгеләде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы” Федераль законны гамәлгә кую, шулай ук 2010 елда төзелеш һәм торак тапшыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Республиканың муниципаль районнар башлыклары катнашындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

14
май, 2010 ел
җомга
Бүген Беларусь Республикасының рәсми делегация әгъзалары Казандагы Универсиада-2013 Авылының төзелеш мәйданчыгын карады.

Исегезгә төшерәбез: Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге рәсми делегация Казанга ике көнле рәсми визит белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына ике көнлек визит белән Беларусь Республикасының рәсми делегациясе килде. Көндезге сәгать 12дә Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге рәсми делегация әгъзалары белән очкыч "Казан" халыкара һава аланына килеп төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International