ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Кичә, 16 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов җитәкчелегендәге ведомстводан тыш эшче төркем утырышында “Радионуклид наноструктураларны шешләргә диагноз кую һәм аларны дәвалау өчен файдалану” дигән проект буенча эшләр каралды. Проект Казанда Россия Федерациясенең финанс үсеше институтлары катнашында халыкара наномедицина үзәге төзүне күздә тота.
Кичә, 16 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Наноторбалы углерод материалларын файдалану юлы белән сәнәгый нанотехнологияләр булдыру” проектын эшләүнең барышы турында киңәшмә үткәрде.

16
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген “Соджиц Корпорейшн” (Sojitz Corporation Ltd) компаниясенең Казухито Накаджима җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Япониягә килеп, илнең эшлекле даирәләре һәм сәнәгый компанияләре вәкилләренә Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир итәргә чакыру алды. Sojitz Corporation ның Европа, Россия һәм БДБ илләре буенча президенты һәм директор-җаваплы оештыручысы Казухито Накаджима компаниянең Россия һәм, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны киңәйтү белән кызыксынуын әйтте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиянең басма массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына Сочида узачак VII халыкара инвестицион форумда (2008 елның 18-21 нче сентябре) Татарстан Республикасы тәкъдим итәчәк проектлар турында сөйләп бирде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук Татарстанның эре сәнәгый предприятиеләре өчен стратегик партнерлар эзләү белән бәйле ситуациягә аңлатма биреп китте.
Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Тышкы икътисади банкның Күзәтчелек советы кичә, 15 нче сентябрь көнне, Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше проектына 350 млн. долларга кадәр акча бирүне хуплады. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

13
сентябрь, 2008 ел
шимбә
Бүген Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның Президенты Клаус Швабка Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының мактаулы докторы исеме бирелде. Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты киңәйтелгән гыйльми советының бертавыштан кабул ителгән карары шундый булды. Бу турыда әлеге югары уку йорты ректоры Мәгъзүм Сәлахов хәбәр итте. Шваб әфәндегә диплом һәм шуның белән бергә батырлык билгесе Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының төп бинасындагы актлар залында тантаналы шартларда тапшырылды. Тапшыру тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та канашты.
Кичә, 12 нче сентябрьдә, Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның президенты Клаус Шваб Татарстан Республикасының идарәчелек һәм икътисади элитасы белән очрашты. Әңгәмә “түгәрәк өстәл” форматында Казан ратушасы бинасында үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

12
сентябрь, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.

11
сентябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасында поликарбонаттан табак җитештерү буенча Россиядә иң эреләрдән саналган SafPlast Innovative заводы тантаналы рәвештә ачылды. Яңа производствоны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

10
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нефть. Газ. Нефть химиясе - 2008” XV халыкара күргәзмәсен танатаналы рәвештә ачуда катнашты. Күргәзмә Татарстан мәркәзендә үтә һәм эре төбәк нефть-газ экспозицияләре өчлегенә керә. Анда ел саен 200 дән артык нефть чыгару компаниясе, шулай ук углеводородлар табу һәм эшкәртү өчен җиһазлар һәм технологияләр җитештерә торган предприятиеләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International