ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2008 ел
җомга
Бүген “Сочи-2008” халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге илчесе Станислас Лабуле белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан – Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев һәм Казан мэры Илсур Метшин, Франция ягыннан – бизнес-ширкәт вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” халыкара инвестицион форумында Татарстан экспозициясен карады. Стендны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов тәкъдир итте.
Бүген Татарстан делегациясе республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Сочи-2008” инвестицион форумында үз эшен башлап җибәрде.

18
сентябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр “Казан” халыкара аэропортыннан, “Сочи-2008” VII халыкара инвестицион форумында катнашу өчен, Сочига киттеләр.
Татарстан Республикасы “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды турында” федераль законны тормышка ашыру кысаларында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын өч елда түгел, кыскарак вакыт эчендә үтәргә әзер. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган пресс-конференциядә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте. Пресс-конференция “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды турында” 185 нче номерлы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе, генераль директоры Константин Цицин катнашында узган киңәшмәдән соң булды.
Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды акчаларыннан финанс ярдәме алу һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә Татарстан Республикасы гаризасы – Россия Федерациясе субъектлары арасында иң зурысы. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә генераль директор – “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә форматында узды һәм ул “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды турында” 185 нче номерлы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чараны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

17
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара аэропортын үстерү һәм яңарту буенча “Химимпорт” холдингы (Болгария) җитәкчелеге тәкъдим иткән планны хуплады. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә хәбәр итте. Анда “Казан” халыкара аэропортының үткәрүчәнлек мөмкинлеген арттыруны күздә тоткан эшләр графигы тәкъдим ителде.
Бүген “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумында Татарстан стенды экспозициясен монтажлау эшләре тулы көчкә бара. 19 нчы сентябрьдә үк республика форумда үзенең инвестицион потенциалын тәкъдир итәчәк. Ул инвестицияләр өчен яңа офыклар ачарга тиеш.
Бүген Казанда хирургик гепатологиянең актуаль мәсьәләләре буенча БДБ илләре хирург-гепатологларының XV Халыкара Конгрессы эшендә Россия Федерациясенең 80 төбәгеннән һәм дөньяның 11 иленнән килгән белгечләр катнаша. Бу турыда конгрессны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул Татарстан җитәкчелеге исеменнән медикларны сәламләде һәм Татарстан җирендә уңышлы эш итүләрен теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Советның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсе каралган утырышында катнашты. Совет утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International