ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә

2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.  

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.

Бу көнне без Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “РИТЭК” ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев белән очрашты.

Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров уздырды.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт муниципаль районы Советының отчет утырышында катнашты.

Төп докладны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов ясады.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Тукай муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

Сессия Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йорты мәйданчыгында узды.

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта бүген “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар” ралли подиумында конкуренциянең бик җитди булганын һәм команданың киләсе ралли-марафонга кайчан әзерләнә башлавы хакында сөйләде.

Брифинг “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International