ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе шартларында дәүләт статистикасы органнары объектив һәм тулы мәгълүмат чыганагының аерым ролен алды. Соңгысы республика хакимиятенә барлык татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан статистика хезмәте һәм Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков хәбәр итте.

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә киңәйтелгән киңәшмә барышында ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән компаниянең 2019 елдагы эшчәнлегенә алдан чыгарылган нәтиҗәләр, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын раслау, 2020 елга капиталь кертемнәр программалары.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “МТС” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, “МТС” ГАҖ вәкилләре Руслан Ибраһимов, Игорь Егоров катнашты.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген яңа ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын коллективка тәкъдим итте.

Бу чара ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы бинасында (Казан) узды.


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. 

Чара республика киңәшмәсе кысаларында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева искәрткәнчә, республика конкурсы җиденче ел рәттән уздырыла. Муниципаль берәмлекләр тырышлыгын бәяләү өчен махсус эш төркеме төзелә, алар бизәлешне үзләре барып карый. 

Конкурс 2019 елның 25 декабереннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр уздырылды. Быел конкурста алты номинация. 

Язгы чәчү кампаниясенә әзерләнү барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчүлекләр мәйданнары узган елдагы кебек була - 2,8 млн гектар, ләкин структурасы үзгәрәчәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын тәкъдим итте.  

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов билгеләп куелды, моңарчы ул Татарстан Республикасы «Главгосэкспертиза России» ФАУның Казан филиалын җитәкләгән.

Татарстан Республикасында 2020 елның 25 гыйнварына 149,2 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 5%ы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин (хәзер – Россия Федерациясе төзелеш министрының беренче урынбасары) хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International