Татарстанның медицина оешмалары 2019 елда алга куелган бурычларны уңышлы үтәделәр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында хәбәр итте.
2019 елда 1,8 млн татарстанлы табибларда профилактик карау узган. Нәтиҗәдә 60 мең авыру ачыкланган, шул исәптән 1 мең 150 очрак онкология авырулары. Бу хакта бүген Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы халкының һәм килгән кунакларның имин һәм уңайлы йөрүе юлларның сыйфатына бәйле. Бу хакта бүген Премьер-министры Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
Коллегия “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә (И.Шакиров исемендәге конөертлар залы) узды һәм ул ТР транспорт комплексының 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм һәм “Россия тимер юллары” ААҖ 2020-2022 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 2020 елга куелган бурычлар турында бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегия утырышында хәбәр итте.
Коллегия “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә (И.Шакиров исемендәге концертлар залы) узды һәм ул ТР транспорт комплексының 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстанда күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган көчле төзелеш индустриясе формалашты. Татарстан Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Россия вице-премьеры итеп билгеләнүен шәрехләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шул хакта хәбәр итте.
Тариф билгеләү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак. Тарифлар салымнар белән беррәттән теләсә кайсы төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә генә түгел, җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка да сизелерлек йогынты ясый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
20-27 август көннәрендә Казанда БДБ илләре уеннары узачак. БДБ илләре уеннары Татарстанда 2020 елдагы иң мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.
БДБ илләре уеннарында 38 татарстанлы катнаша ала. Бу хакта бүген ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.