Татарстанда төзелештә хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәү өчен контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләрне дәвам итәләр. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар төзелеш объектларына 360 тапкыр чыкканнар. Дисциплинар җаваплылыкка 190 оешма тартылган.
Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында 101 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 146 тикшерү оештырылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан бирле 246 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чаралар "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында узды.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
Татарстанда 2025 елда студентларның хезмәт отрядлары системасы аша 16 меңгә якын кеше узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты - «2025 елда Алабуга муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында» Алабуга муниципаль районы Советы утырышында катнашу.
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгате.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2026 елда күп фатирлы йортларда 561 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 170 объект ремонтланачак. Объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Гадәттәгечә киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышында белдерде.
8 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда гына да 29 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимегән, ә һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
Үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм!
Фән - алгарышның төп этәргеч көчләренең берсе, икътисад, социаль өлкә һәм мәгариф үсеше өчен терәк булды һәм булып кала да.