Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев Зеленодольскта «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе" АҖ составына керүче «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.
Бүген республикада эшкә сәлә халыктле яшьтән өлкәнрәк 935,1 мең кеше яши, бу республика халкының 23,3%ын тәшкил итә. Озак яшәүчеләр категориясенә (100 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк) 233 кеше керә: 24 ир-ат һәм 209 хатын-кыз. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Брифинг 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә багышланды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза сервисы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Молодиевский белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мали Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Мали Республикасы делегациясен сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры республикага визит илебезнең уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлегендә яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Машина төзүчеләр көне белән котлавы.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел ике зур чара берләштереләчәк: бизнеста һәм мәгарифтә инновацияләр буенча ел саен үткәрелә торган Digital Innopolis Days форумы һәм ясалма интеллект буенча AI IN конференциясе. DID x AI IN 2024 спикерлары: Сбер, Яндекс, ДОМ.РФ, КАМАЗ, Интер РАО, Эйдос-Робототехника, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм тармак министрлыклары экспертлары чыгыш ясаячак.
Татарстанда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - 27,8 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.