Бүген Казанда 2023/2024 елгы җылы бирү чоры йомгакларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уза.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Иннополис лицеен тәмамлаучылар өчен тантаналы линейка узды, анда бөтен Россиядән сәләтле укучылар белем ала. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәби фестивалендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда бүгенгә язгы культуралар 1 млн.180 мең га мәйданда, ягъни планның 66%ы чәчелгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында электрон сәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек турында сессия узды, аның модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов булды. Сессиядә катнашучылар импортны алмаштыру һәм илебезнең электрон сәнәгатенең технологик бәйсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт бурычын үтәү контекстында микроэлектроника тармагы перспективалары турында фикер алыштылар.
14-19 майда Татарстан башкаласында «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2024» XV халыкара икътисадый форумы уза. Иннополис инновацион үзәге стендында илебез продукциясе һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентларының уникаль цифрлы хәл ителешләре, шулай ук Иннополис университеты проектлары белән танышырга мөмкин. Бүген күргәзмә кунакларын рәсми рәвештә карап чыгу барышында аларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов тәкъдим итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Бүген XV KazanForum кырларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» компаниясе арасында республика территориясендә коры җир ашлык хабы булдыру турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» генераль директоры Юрий Маневич кул куйды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» юбилей XV халыкара икътисадый форумы һәм RUSSIA Halal Expo VII күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, Ливия дәүләтенең Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Габделһади Ибраһим Лахвейж, БГӘ Икътисад министры урынбасары Габдулла Әлсалех, Ислам хәләл хезмәтләр палатасы генераль директоры Гарәф Әл Танбули катнашты.