Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында ил җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырачак. Аерым алганда, бүген ул Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әль Халифә белән очрашырга ниятли. Яклар Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Чәчүлек мәйданнарын 2,9 млн. гектарда саклап калу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында 2016 елның 1 апреленә 577,3 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 101% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте утырышында республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыру һәм ТРда "Ачык Татарстан" проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Анда ул XIV йөз тарихи объекты – Ак пулат үрнәгендә булдырыла торган , мунча комплексы белән “Кол Гали” кунакханәсе һәм Болгар ислам академиясе төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәне уздырды.
1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков HEFI Development компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов катнашты.
Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнаша торган коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) арасында ТР Министрлар Кабинеты грантлары алуга республика конкурсы уздырыла. Анда катнашуга гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә. Грантларның гомуми күләме – 10 млн сум.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстанда хәйрия эшчәнлегенә багышланган брифингта ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы Илдар Бәдриев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" волейбол клубын вакытыннан алда Россия чемпионнары титулын яулавы белән котлады.
Котлау телеграммасын ул ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, "Зенит-Казан" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективына юллады.