ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда 2014 ел нәтиҗәләре буенча профсоюзлар эшләгән оешмаларда хезмәт урынында имгәнү очраклары 50 процентка кимегән.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковның профсоюз активлары белән очрашуда ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде. Анкара шәһәрендәге Әсәнбога халыкара аэропортында аны Анкара Губернаторы урынбасары Мәхмәт Али Улуташ каршы алды. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән рәсми очрашулары планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасының Россия чемпионатында җиңүе уңаеннан «Газпром» ААҖ Идарәсе рәисе А.Б.Миллер адресына телеграмма җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына, «Зенит-Казан» волейбол командасы баш тренеры В.Р.Алекнога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х. Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А.Кантюковка Россия чемпионнары титулын җиденче мәртәбә яулауга бәйле рәвештә котлау телеграммасы җибәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кичә кич Казан Кремлендә Marriott International һәм Accor Group халыкара кунакханәләр челтәре вәкилләре белән очрашулар уздырды.
Бүген акционерларның еллык гомуми җыелышында  "Казаньоргсинтез" ААҖнең Директорлар Советы сайланды. Искәртеп узабыз: җыелышта Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Казаньоргсинтез" ААҖнең 2014 елгы эш нәтиҗәләре өмет уята. Бүген бу хакта Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов акционерларның еллык гомуми җыелышында чыгыш ясаганда белдерде. 
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тантаналы рәвештә байрак тапшырылды.

Тантаналы чарада Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук Татарстан идарәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Бүген Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу Казанга килде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Россия Оборона министры “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Искә төшерәбез, Анатолий Рудый Казанга Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International