ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан белән Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын арттыру буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Төркия һава юллары" генераль директоры Тәмәл Котиль фикер алышты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.

Татарстанда “Парк һәм скверлар” республика программасы кысаларында 11 объектта эш башланды. Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында ДТИ (ГЖИ) мәгълүматлары буенча 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техникакуркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия бизнес-секторы белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында Анкарада эшлекле иртәнге ашта сөйләште. Әңгәмәдә шулай ук Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТРның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов катнашты.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага эш взиты кысаларында Төркия Премьер-министры Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан делегациясенең башка вәкилләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты Саваш Эришен белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановнең Анкарага эш визиты кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чаушоглу белән очрашты. Очрашу Анкарада "Конгрессиум" КККда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карлов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага ике көнлек эш сәфәре кысаларында Татарстан сәнгать осталары концертын карады. Чара Төркия башкаласының "Конгрессиум" ККК мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Анкара мэры Мәлих Гекчәк, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.

"Когрессиум" ККК холларының берсендә Татарстан Республикасы халык сәнгате промыселлары күргәзмәсе һәм "Татарстан Төркия фотографлары күзлегеннән" фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк экспозицияләрне карап чыктылар һәм Татарстан белән Төркиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уртак яклары күп булуны билгеләп үттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкара мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наиль Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анкара һәм Казан – тугандаш шәһәрләр һәм бу, Анкара мэры сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар үсешендә яхшы чагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International