Бүген Екатеринбургтагы "Екатеринбург-Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачуда "ИННОПРОМ" оештыру комитеты башлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән Екатеринбургка килде. Сәфәрнең төп максаты - ИННОПРОМ-2014 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.
Татарстан Республикасының сәяси системасында ТР Дәүләт Советы әһәмиятле урын алып тора. Ул бердәнбер хакимият чыганагы – Татарстанның күп милләтле халкы тарафыннан формалаштырылган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2014 елның 8 июлендә, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 53 нче утырышында белдерде. Искәртеп үтик, кичәге утырыш дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының соңгысы иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төп нотыкта закон чыгару органының биш еллык эшенең йомгаклары турында сөйләде.
Бүген Татарстан башкаласының “Каzan-Arena” футбол стадионында, республика күләмендә икенче мәртәбә буларак (беренчесе 2011 елда булды), ифтар уздырылды. Килгән халыкка ишек төбеннән үк намазлык һәм су тутырылган шешәләр таратып, волонтерлар кая барасын күрсәтеп торды. Башта садионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка саф татарча вәгазьләр сөйләде, ислам дине кыйммәтләрен төшендерергә тырышты. Һәркайсы шушындый зур залга бөтен республикадан халыкны җыеп (ә бирегә автобусларда ерактан килүчеләр дә күп иде) ифтар оештырганнарга, ачык рәвештә дин тотарга рөхсәт һәм бүгенге кебек ифтарлар үткәрү мөмкинлеге биргән дәүләт һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча РФ Президенты Идарәсенең башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашты.