ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! 23 февраль – ул Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре һәм элекке хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә  үз иленең патриоты булган, “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләре аерым әһәмияткә ия булган барлык кешеләр өчен дә зур бәйрәм. Ватаныбызның тарихы –туган җирнең бәйсезлегенә һәм дәүләтебезнең территориаль бөтенлегенә кул сузучыларга каршы күтәрелүче Россия халкының героик җиңүләре һәм батыр гамәлләре  елъязмасы ул.

22
февраль, 2013 ел
җомга
Кукмара муниципаль районы Татарстанда күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районы Советының 2012 ел нәтиҗәләре һәм 2013 ел бурычлары буенча узган 24 нче сессиясендә белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәре белән Кукмара муниципаль районында. Монда ТР Хөкүмәт башлыгы җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыяте җирле мега фермасында булып кайтты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 2012 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты. ТР Хөкүмәте башлыгын эш сәфәрендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек вице- премьер-министры Марат Әхмәтов озата барды.
Бүгенге көндә Татарстанның муниципаль берәмлекләрендәге авария хәлендәге торак фонды мәйданы 427 мең кв метрдан артып китә. 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортлар реестры имзаланып, бүген РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондына юлланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
“Авыл клублары” программасы нигезендә, быел Татарстан районнарында 46 яңа мәдәният йорты төзелергә тиеш
Бүгенге көндә республикада торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 21 процентка үтәлгән, 505,3 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 125,4 мең кв метры социаль ипотека йортларына туры килә. Быелгы программа буенча, Татарстанда әлеге социаль программа буенча 110 йорт өлгертелергә тиеш. Бүгенгә шуларның 23 е сафка баскан. Тагын 48 объект югары әзерлек стадиясендә санала, ә 42 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында торакны сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсендә яңгырады. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар булдыру турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу чарада муниципаль районнар башкарма комитетлары җитәкчеләре, җирле гадәттән тыш хәлләр комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль органнар мәгариф идарәләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Әсгать Сәфәров киңәшмәне ачып, агымдагы елның февралендә республикада кече яшьтәге балаларны көчләү буенча ике коточкыч вакыйга булуын искәртте.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышының депутаты Илдар Гилязов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе делегациясе белән очрашуы булып узды.
Делегация составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград өлкәсенең татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмалары вәкилләре.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле ведомстволарга укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем бирү учреждениеләренә бару һәм кире өйгә кайту юлларында иминлекне саклау буенча тиз рәвештә чаралар билгеләүне һәм кабул итүне йөкләде.

Бу эш, быелгы елның февраль аенда Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән булган фаҗигале хәлләрдән соң, тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International