ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Биектау районының Казанга якын урнашуы районның сәнәгате өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә өстенлек булып тора һәм моннан файдаланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының соңгы әзер вариантын тыңлау С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында (Казан) узды.


Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ,мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин ,ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” (Ernst & Young) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов һәм “Чанги Аэропортс Интернешнл” генераль директоры ЛимЛианг-Сонг Казан халыкара аэропортының үсеш перспективалары хакында фикералыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юлхуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Дженерал Электрик”ның Россия һәм БДБ дагы президенты Рон Поллетт хезмәттәшлек перспективалары хакында фикералыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1). Атап әйткәндә, сүз энергетика, нефть, газ, химия һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды. GE компаниясе төрле проектлар буенча Татарстан Республикасы партнеры булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген хезмәттәшлекнең ике як өчен дә нәтиҗәле яңа юнәлешләрен билгеләргә кирәк.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Россия Фәннәр академиясе Үзәкикътисад-математика институтының (Мәскәү) тармак комплексларының үсеш стратегиясе лабораториясе мөдире Олег Брагинский үздокладында Россиянеңнефть, газ, химия сәнәгатен үстерү буенча озак вакытлы стратегия эшләренең кайбер мәсьәләләре хакында белдерде. Аның фикеренә караганда, нефть, газ, химия комплексына куркыныч янаучы факторлар күп. Аерымалганда, Россиянең нефть, газ, химия сәнәгатенең көндәшлелеккә сәләтле булл мавытармак предприятиеләрен тукта тугакитерергә мөмкин.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының 2012 елда агросәнәгать комплексы (АСК) эш нәтиҗәләре һәм алдагы язгы-кыр эшләрен уздыру бурычлары хакында фикер алыштылар.

Бу чара Питрәч районында гадәти рәвештә республика семинар – киңәшмә формасында узды. Коллегиянең пленар өлеше район Мәдәният йортында ТРның барлык районнары вәкилләре катнашында, видеоконференция режимында булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Очрашу Казанда хоккей клубы базасында узды, анда “Ак Барс” ХК президенты Шәфәгать Тәһәветдинов , команданың баш тренеры Валерий Белов һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районында эшлекле очрашуда. Очрашу кысаларында ул гаилә фермаларының берсендә булды (Олы Бутырка авылы), шулай ук сөт-товарлыклы фермасы белән танышты (Тау иле авылы).

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 1 мартына кадәр Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыручы һәм Дәүләт аттестациясен үтүче барлык чыгарылыш укучылары нинди имтиханнар тапшырачакларын хәл итеп бетерергә тиеш. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Брифинг on-line режимында интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) трансляцияләнде.
9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына барлыгы 5 имтихан тапшырырга кирәк булачак: 3 төп имтихан (рус теле, математика һәм татар теле) һәм 2 фән сайлау буенча. 11 нче чыгарылыш сыйныфы укучыларына килгәндә, алар өчен төп имтиханнар буларак, рус теле һәм математика санала, ә сайлау буенча тапшырыла торган фәннәрнең саны алар өчен чикләнмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International