ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегияләренең уртак йомгаклау утырышында булды.Коллегияләр эшендә шулай ук Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев ,РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Глеб Никитин,Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы судьяларының ике көнлек IX хисап-сайлау конференциясе ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, хакимият органнары, хокук саклау структуралары җитәкчеләре катнашты.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм СССРның атказанган спорт остасы, икетапкыр Олимпияуеннары чемпионы Вячеслав Веденин белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда республиканың Чаңгыярышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов FISU генераль секретареЭрик Сайнтронд җитәкчелегендә Халыкара студентлар спорты федерациясе делегациясе белән очрашты. Республика Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук FISU җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас,җәйге Универсиадалар буенча Контроль комитеты рәисе Кемаль Тамер,FISU беренче вице-президенты ,Россия спорт студентлар берлеге башлыгы Олег Матыцин,Казан мэры Илсур Метшин,Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов ,ТР яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте идарәсе рәисе, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы, Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире, Россия медицина фәннәре академиясе академигы Евгений Гусев белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Мәскәү Сәламәтлек саклау департаменты баш неврологы Алексей Бойко һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкога “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектын тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Президенты РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты.Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы коррупциягә каршы көрәштә Россиядә иң алдынгы регионнарның берсе,һәм Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россия буенча таратырга һәм киң кулланырга кирәк.Бүген бу фикерне Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко “РФ субъектларында коррупциягә каршы торуның хокукый һәм институциональ нигезләрен камилләштерү: проблемалар һәм аларны чишү ысуллары"темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция барышында җиткерде.Конференция эшендә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанга бер көнлек эш сәфәре белән Россия Федерациясе федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Ивановна Матвиенко килде. “Казан” халыкара аеропортында югары кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Казанда 2013 елгы җәйге Универсиадага башланырга 143 көн калган, һәм бездән Уеннарның сыйфатлы узуын, кунаклар һәм спортчыларның иминлеген саклауны тәэмин итү таләп ителә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советы, Россия Гадәттән тыш хәлләр коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте. Утырыш Казанда РТ Хөкүмәт Йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International