ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә һәм аның киләчәктәге үсешенә өметләнә.Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышы барышында хәбәр итте. Утырыш Әбу-Дабида РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр министры Абдалла бине Зәйед әл Нахайян рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды -“Яңарыш” фондына нигез салынуга өч ел тула. Фондны булдыру турында ТР Президенты указына 2010 елның 17 февралендә кул куелды. Указ Фондның төп бурычын билгеләде: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын саклап калуга, торгызуга, реставрацияләүгә булышлык күрсәтү, "Свияжск утрау-шәһәре" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, архитектур-сәнгати яктан торгызу.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре кысаларында Әбу-Дабида дөньядагы иң зур кораллар күргәзмәләренең берсе IDEX – 2013 экспозициясе белән танышты.
Бүген Әбу – Дабида Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (БГӘ) эш сәфәре башланды.ТР Президенты БГӘнең тышкы сәүдә министры Шейха Любна Халид әл Касими белән очрашты.Россия делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли,очрашуда шулай ук РФнең БГӘ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Андрей Андреев, “Ак Барс Холдинг”ААҖ генераль директоры Иван Егоров,ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

16
февраль, 2013 ел
шимбә

18 февральдә торак – коммуналь хуҗалыкларын үзгәртеп коруга булышлык итү өчен , күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү һәм ЖКХ программасын яңарту программаларына Федераль Фондка акча күчерелү хакында РФ Хөкүмәте Карары имзалану көтелә.Шуннан соң Фонд акчасы хисабына финанс ярдәме РФ субъектларына күчереләчәк.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Красноярск икътисади форумының пленар утырышында катнашты.

Форум “Себер” Халыкара эшлекле – күргәзмә үзәк мәйданында уза (2013елның 14-16феврале).Форумның пленар утырышы кысаларында “Россия: үзгәрешләр картасы” темасына төп докладны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ясады.
Бүген Красноярск шәһәрендә Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында сәүдә – икътисади,фәнни – техник һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов имзаларын куйдылар.
Килешү имзалануда Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Себер федераль университетының (Красноярск)Сканерлау һәм цифрлы фотматка күчерү үзәгендә булды.

СФУның Сканерлау һәм цифрлы фотматка күчерү үзәге университетның китапханә бинасында урнашкан.СФУның китапханә-нәшрият комплексы фәнни китапханәне, нәшрият-полиграфия комплексын берләштерә.Ул мәгълүмат чараларын,шул исәптән цифрлы контентны булдырырга,җыярга,архивлаштырырга һәм таратырга оештырылган.Бу Үзәк буенча экскурсияне Р.Миңнеханов өчен Себер федераль университеты ректоры Евгений Ваганов уздырды.Ул Үзәкне оештыру һәм аның бурычлары турында сөйләде.

Очрашу Себер федераль университеты (Красноярск) китапханәсенең конференц-залында узды. Бу чарада Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов,Красноярск шәһәре башлыгы Эдхам Акбулатов, Красноярск краеның төбәк татар милли- мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйз Фәйзуллин,Себер федераль университеты Евгений Ваганов һ.б. катнашты.

14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында(МИЗ) “Синергия” индустриаль паркы нигезенә таш салу булды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев,”МИЗ” ААҖ генераль директоры Олег Костин, “Алабуга МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International