ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып, министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2013 ел бурычлары турында сүз булды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. катнашты.

19
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан урман хуҗалыгының 2012 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2013 елга куелган бурычлар мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышында сүз алган ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, без, чыннан да, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында игелекле, әйбәт, матур революция күрәбез, министрлыкта аерым системалы эш алып булдырылуы күзәтелә, шул исәптән башка структуралар һәм органнар белән дә, дигән фикер әйтте.

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “СМАРТ Сити Казань” проектын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте һәм республиканың эре компанияләре җитәкчеләре катнашында узды.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге узган ел үз алдына куелган бурычларны тулы күләмдә үтәп чыккан. Бүген ведомствоның ел йомгакларына багышланган коллегиясендә Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов Премьер-министр Илдар Халиковка шулай дип хисап бирде. Аерым алганда, мәҗбүри пенсия иминиятенә алынган кертемнәр планлаштырылганнан 4 процентка, медицина иминиятенә алынган кертемнәр якынча 13 процентка арткан. 2012 елда Пенсия фонды бюджетына 67,5 млрд сумнан артык, мәҗбүри медицина иминияте фондына 14 млрд 156 млн сумлык иминият взнослары алынган.

17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумының “Россия и мир” халыкара конференциясендә пленар фикер алышуда Россия төбәкләре глобаль базарларда көндәшлелек тәэмин итү өчен нәрсә эшли алуы хакында сөйләде.

16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов республика Премьер-министры Илдар Халиков озатуында ИТ-паркта булды. Казанга Волгоград өлкәсе делегациясе составында губернатор администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнирә Шабанова, Волгоград өлкәсе матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, икътисад, тышкы икътисади элемтәләр һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева килде.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган матбугат очрашуында Казанның зур сәнәгать предприятиеләрен тикшерү башланганлыгы хәбәр ителде. Министрлык һәм Казанның табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре иң элек “Казаноргсинтез” оешмасында булган.

14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтхиминвест-холдинг” Директорлар советының быел беренче утырышы узды.

12
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Рөстәм Миңнеханов бүген инновацион территориаль “Иннополис” үзәген җәелдерү буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган әлеге киңәшмәдә Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникациләр министры Николай Никифоров катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар “Иннополис” проекты җәелдерү, инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше хакында фикер алышты.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә ТРга дуңгыз Африка чумасының керү мөмкинлегенә игътибар юнәлтте. “Татарстанда рөхсәтсез, тиеш булмаган урыннарда һәм тиешле кәгазьләрсез терлекчелек продукциясе, бигрәк тә, дуңгыз итен сату фактлары артты”, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International