ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Корея Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Россия Федерациясенә казна мәгълүмат системалары һәм аларның тышкы мәгълүмат системасы интеграциясе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кысаларында, Корея Республикасы вәкилләре ТР га танышу визиты белән килде.

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2013 елда Свияжски утрау-шәһәрчегендә эшләрне оештыру буенча киңәшмә үткәрде.

26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика яшьләр форумы-2012 иң яхшы проектлары күргәзмәсендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. IT-лицейда узган чарага федераль конкурс мәйданчыкларында җиңүчеләр, ТР махсус дәүләт стипендиясен алучылар, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, вузлар ректорлары һ.б. чакырылган иде. 2012 ел Олимпия чемпионы Юлия Зарипова һәм “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова тантана кунагы булды.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Бүген Владивостокта, Россия студентчылыгы көнендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы старт алды. Владивостоктан турыдан-туры трансляцияне “Россия 24” телеканалы алып бара.

24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Универсиаданың һәр объекты контрольдә һәм эш төгәл график буенча бара. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында республиканың ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.
ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды Хәйриячеләр китабының 2012 ел нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән өченче томы дөнья күрде. Бүген Казан Кремлендә бертөркем хәйриячегә әлеге китапларны һәм фондның Рәхмәт хатларын ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сланецлы нефтьнең, әле ерактагы тема булса да, ләкин киләчәге бар, һәм тиешле технологияләр белән хәзер үк шөгыльләнергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәт Йортында республика ММЧ җитәкчеләре белән булган очрашу вакытында сөйләде.

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде. Европа реконструкция һәм үсеш банкы идарәче директоры Алан Пиллу белән очрашуда банкның республиканың инфраструктура үсеше белән бәйле проектларында катнашуын тагын да активлаштыру, сәнәгать, энергия саклау, торак-коммуналь хуҗалык, кече һәм урта бизнеска ярдәм проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе каралды. Рөстәм Миңнеханов Алан Пиллуны бизнес-миссия белән Казанга килергә чакырды.
Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә эш сәфәрендә. Сәфәрнең максаты – Россиянең рәсми делегациясе составында Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашу. Россия делегациясенә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелек итә.

22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда пенсионерлар саны геометрик прогрессия буенча арта бара, мәсәлән, 2010 елда 1 млн. 29,9 мең, былтыр 1 млн. 59,5 мең (877,4 меңе картлык буенча пенсия ала, 71,2 меңе – инвалидлык һәм 35,7 меңе – туйдыручысын югалту буенча һәм болар барысы да хезмәт пенсияләре исәпләнә, тагын 75,2 меңе – социаль пенсияләр кебек дәүләтнең пенсия белән тәэмин ителеше буенча) булса, быел 1 млн. 72,2 меңгә җыела, 2015 елда исә 1 млн. 110,3 меңгә җитәр дип фаразлана. Хәзерге вакытта республика буенча пенсиянең уртача күләме 8 мең 733 сум санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International