ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров һ.б. катнашты.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “MasterCard компетенциясе үзәге” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, “Ак Барс” банкы, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы үтте. Утырышта компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре, компаниянең 2012-2013 нче елларның көзге-кышкы чорга әзерлеге турында хисап, 2013 нче ел XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм уздыру чорында Казанны энергия белән тәэмин итү буенча чаралар уздыру мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елның 20 октябреннән алып 28 октябренә кадәр кыскавакытлы ялда.
2012 елның 19 октябрендә УП-882 номеры белән чыгарылган ТР Президенты Указы нигезендә эчкә сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департамент җитәкчесе булып Терентьев Александр Михайлович билгеләнде. 2012 елның 20 октябрендә УП-887 номеры белән чыгарылган ТР Президенты Указы нигезендә "Татмедиа" республика агентлыгы җитәкчесе булып Миңнәхмәтов Ирек Җәүдәт улы билгеләнгән.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Зөядә Россиядә беренче булган онкология һәм башка катлаулы авыруларны кичергән балалар өчен сәламәтләндерү үзәген төзү проектын тәкъдим итү булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Мәскәү банкы” (“Банк Москвы”) президенты-идарә рәисе Михаил Кузовлев хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Бүген Ютазы районы II чакырылыш Халык депутатлары советының XXIII утырышында ТР Ютазы районы башлыгы итеп, Рөстәм Нуриев сайланды. Утырышта ТР Премьер-министры урыбасары Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты, республика Министрлар Кабинеты вәкилләре, башка түрәләр катнашты.
Бүген Менделеевскта Менделеевск муниципаль районы Советының чираттан тыш, 25 нче утырышы үтте. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашты. Көн үзәгендә район башлыгын һәм җирле хакимиятнең вәкилләр органы җитәкчесен сайлау торды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Әлки районына эшлекле сәфәре кысаларында Карамалы авылына таба җәелгән яңа асфальт юлны карады. Карамалы авылына кадәр асфальт юл быел җәелгән – моңа кадәр 208 кеше яшәгән торак пунктка кадәр каты катламлы юл җәелмәгән булган. Подрядчы "Алексеевскдорстрой" трассадан авылга кадәр 5 км юлдан тыш, үз акчаларына торак пунктның эчендә тагын бер километр асфальт юл салган. Төзелеш эшләренең гомуми бәясе 107 миллион сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International