ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Nike компаниясе Татарстан Республикасы белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “Найк” (Nike) генераль директоры Эрик Куэно белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсе хакиме урынбасары Марат Тагимов очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров катнашты.

24
июль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Польшаның Поморский воеводалыгы делегациясе белән очрашты. Делегациягә воеводалык маршалы Мечислав Струк җитәкчелек итә.
Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта, 2012 нче елның 23 июленә ТР халкының мәшгульлек хезмәте органнарында учетта торган эшсез саналган уку йортларын тәмамлаучылар турында мәгълүмат җиткерде.
2012 нче елның 17 маенда Россия World Skills International коммерцияле булмаган халыкара оешмасының тулы хокуклы әгъзасы була, бу илгә һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру хокукын бирә. Шул рәвешле, 2019 нчы елда Казанның эшче һөнәрләр буенча халыкара чемпионат кабул итүе ихтимал. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

23
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “DANONE-Юнимилк” компаниясенең интеграция буенча вице-президенты Стефан Кусте һәм “Юнимилк” компаниясе” ААҖ нең “Волга” дивизионы директоры Анатолий Арнаутов белән очрашуда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.
ТР консолидацияләнгән бюджетын тулыландыручы төп чыганакларның берсе – предприятиеләр түли торган керем салымы. Агымдагы елның узган 6 ае эчендә берләштерелгән бюджетка шундый 30,1 млрд сумлык салым алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 3 млрд сумга күбрәк. Тик ел ахырына әлеге күрсәткеч буенча план биременең үтәлмәү куркынычы бар. Анализ күрсәткәнчә, июль аенда аны түләүнең кимү тенденциясе күзәтелә башлаган. Бу хакта бүген республика финанс, казначылык һәм салым органнарының беренче яртыеллыкта эш йомгакларына багышланган коллегиядә сүз булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында уткән чарада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
22-29 июль көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр Президент академиясенең җәйге кампусы уза. Чараны РФ Президенты каршындагы академия, Татарстан Хөкүмәте һәм АКИГ компанияләр төркеме оештыра. Кампус ул - белем бирү форумы. “Казан” тау чаңгысы комплексына РФ Президенты академиясеннән, Татарстан вузларыннан 200ләп иң яхшы студент, “Россиянең тотрыклы киләчәге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар җыелган. Әйтергә кирәк, 50 студент республика югары уку йортларында белем ала.

22
июль, 2012 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелә торган Ленин дамбасында, төзелә торган Су спорты төрләре сараенда, футбол стадионында һәм агропромпаркта булды. Шулай ук аның белән бергә төзелеш объектлары буйлап ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин йөрде.

20
июль, 2012 ел
җомга
Без һәр җиңү өчен бергә көрәшәчәкбез. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Связьинвестнефтехим” ААҖ бинасында “Казанның “Рубин” командасы футболчылары белән очрашуда белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International