ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2012 ел
шимбә
Бүген Свияжски утрау-шәһәрчегендә реставрациядән соң изге Константан һәм Елена чиркәве ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Аккош күле янындагы Сабантуйда катнашты. Аны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һ.б. озатып йөрде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сабантуенда катнашты. Республика башлыгы Мирный бистәсенең Каенлык үзәк мәйданында булды.

22
июнь, 2012 ел
җомга
Кама сәнәгать кластеры үсеше транспорт, беренче чиратта тимер юл инфраструктурасын үстерүне таләп итә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама инновацион территориаль-сәнәгать кластерының тимер юл инфраструктурасы үсеше перспективалары хакында киңәшмәдә белдерде.
Бүген Түбән Камада Куйбышев тимер юлының “Предкомбинатская” йөк ташу станциясен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони катнашты.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым белән очрашты
Бүген Санкт-Петербургта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Делойт" (Deloitte) компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы ("Ленэкспо") кысаларында узды.

21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Архангельски өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ABB Group” Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг белән очрашты. Очрашу “Ленэкспо” (Санкт-Петербург) күргәзмә үзәгендә ачылган Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Европа эшләре буенча һәм Финляндиянең тышкы сәүдә министры Александер Стубб Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кылачак. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндия Президенты Саули Нийнисте очрашуында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International