ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2012 ел
шимбә
Татарстан төзүчеләре беренче кварталда еллык биремнең 25 проценты күләмендә яки 598,8 мең квадрат метр торак сафка бастырган. Бүген ТР Хөкүмәтe йортында ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган, торак төзү һәм файдалануга тапшыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әнә шул хакта хәбәр итте.

6
апрель, 2012 ел
җомга
Нефть һәм газ чыгару, машина төзелеше, мәгариф, спорт, мәдәният, туризм, заманча мәгълүмат технологияләре –алга таба да Татарстан белән Ханты-Манси автономияле округы арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булачак. Бу хакта бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның губернатор Наталья Комарова җитәкчелегендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе белән очрашуында билгеләп үтелде. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы совет утырышы узды. Анда дәүләт хакимияте органнары, аларның территориаль структуралары, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Бүген губернатор Наталья Комарова җитәкчелегендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе Казанга эш сәфәре кысаларында Универсиада авылында булып, андагы яшәү шартлары белән танышты. Рәсми кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Казан 2013 Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары – Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев озатып йөрде.

Бүген Казанга губернатор Наталья Комарова җитәкчелегендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар каршылады.


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә Зөя утрау-шәһәрчегендә ике проблема бар – берсе юлларны төзекләндерү һәм 2012 елда туристлык сезонына әзер булмау. Бу хакта бүген Зөя утрау-шәһәрчегенә эш сәфәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Илдар Халиков белән Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә 3 объектны карады.
Бүген Мәскәүдә Россия Инновация төбәкләре ассоциациясенең Уртак җыен әгъзалары һәм Советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Инновация төбәкләре ассоциациясе советы Рәисе итеп сайланган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды, анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылды. Алар “Яңарыш” республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларны карады. Беренче Даши Намдакованың “Болгарны саклаучы” скульптурасын урнаштыру урынын карадылар. Элек сынны Истәлекле билге белән Җәмигъ мәчете арасында урнаштырылу хакында хәбәр ителгән иде, бу мөселманнар җәмгыяте вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.
Татарстанны энергия нәтиҗәлелеге һәм башка өлкәләрдә Дания белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бүген Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Анда РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина да катнашты. Очрашу “Алабуга” МИЗында Rockwool компаниясе заводын ачу тантанасыннан соң узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International