ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Презизиденты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер белән очрашты. Очрашуда Россия һәм Люксембург арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында Люксембург һәм Татарстанның алдагы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Люксембургка эш сәфәре кысаларында узды.
Люксембург Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм республика компанияләре белән танышырга тели. Бүген Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәл”ендә чыгыш ясаган Сәүдә палатасының Директорлар советы әгъзасы Стив Бреер шулай дип белдерә. “Түгәрәк өстәл” ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Люксембургка эш сәфәре кысаларында оештырылды.
Татарстан делегациясенең Люксембургка сәфәре хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Люксембург сәүдә палатасындагы очрашу вакытында шулай дип белдерде. Биредә Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәле” оештырылды, аның кысаларында Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Люксембургта Ауропада иң зурлардан саналган “SES” спутник компаниясенең Телекоммуникацияләр белән идарә итү үзәгендә булды. Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Люксембург Герцоглыгында эш сәфәрендә.
Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Коми, Удмуртия, Чувашия Республикаларында, Киров өлкәсендә һ.б. кайбер төбәкләрдә автомобиль юлларында авыр йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә (бу 1961 елның языннан гамәлдә). Бу язын юл кырыйлары һәм асфальт астындагы туфрак су һәм дымнан бүрткән булу, шуңа күрә, бердән, юлларда иминлек тәэмин итү зарурияте, икенчедән, юл өслеге бозылу белән аңлатыла.

9
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Люксембург Герцоглыгына эш сәфәре башланды. “Финдел” Халыкара аэропортында республика башлыгын Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг каршы алды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мастюков, Сугыш һәм хәрби хезмәт хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхмәт Юлашев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

7
апрель, 2012 ел
шимбә
Казанда “Идея” технопаркы мәйданчыкларында вузара технология үзәген төзү кызыксынган барлык якларның ике якка да файдалы хезмәттәшлеге принципларында гамәлгә ашырылырга тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәкне төзү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте. “Идея” технопаркында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, республиканың кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Беренче квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанның төзелеш объектларында 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларда 6 кешенең гомере өзелгән. Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әнә шул хакта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International