ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2012 ел
сишәмбе
Узган ел Татарстанда язгы ташу чоры тыныч шартларда узды, быел да шулай булыр дигән ышаныч бар. Моның өчен җаваплы хезмәтләрнең барысы да әлеге катлаулы чорга әзер булуын белдерә. Республика территориясендә язгы ташу чорын хәвеф-хәтәрсез үткәрү бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта күтәрелгән төп тема булды.

19
март, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Кайбыч муниципаль район Советы утырышында муниципалитетның яңа башлыгы расланды. Кайбыч районын 1998 елдан бирле җитәкләгән Җәүдәт Гаффаров урынына Альберт Рәхмәтуллин районның яңа башлыгы итеп сайланды.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы утырышы узды.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идал буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, төзелеш, проект оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде. Агымдагы вәзгыять турында Президентка проектны гамәлгә ашыруда катнашучы «Нефтегазинжиниринг» ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Главнефтегазстройсервис» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» ААҖ подряд оешмалары җитәкчеләре бәян итте.

17
март, 2012 ел
шимбә
2012 елның 17 мартыннан 25 мартка кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кыска вакытлы ялда.
Татарстанда җир асты коммуникацияләренә 306 км асылмалы элемтә линиясе күчерелгән, бу гомуми күләмнең 9 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров белдерде. Видеоконференция режимында узган чараны Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанда 581 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт буенча эшләр башланган инде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йорты видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә белдерелде.

16
март, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа футбол стадионының төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш штабында киңәшмә үткәрде, анда стадионны җиһазландыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка Татарстан Республикасы бүләген тапшырды. Бүләк Казан Кремленең камин залында тапшырылды.

Бүген Россия сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров Казанда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International