ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2012 ел
шимбә
Бүген гадәттән тыш хәлләр министры Кәмаледдин Гейдаров җитәкчелегендәге Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казан вертолет заводында булды. Делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында һәм Болгар шәһәрендә булды. Ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган объектларда эшләрне оештыру мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.
Бүген Казанга Гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаров җитәкчелегендә Әзербәйҗан Республикасы делегациясе килде. Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Саклык банкы исеменнән оештырылган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Чара Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында узды.
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике федераль программада катнашырга җыена. Аның берсе “Эшен башлаучы фермер”, икенчесе – “Гаилә фермасы” дип атала. ТР Премьер-министры урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, анда катнашырга теләк белдерүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак. Эшен башлап кына җибәргән фермерларга федераль казнадан каралган грант ярдәме күләме 1 млн 705 мең сумга кадәр. Аграр министр бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә бәян итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сафка бастырылган торак күләме буенча Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург шәһәреннән генә калышып, ил күләмендә 4 нче урын алган. Республикада 2011 елда 2 млн 396 мең кв. метр мәйданда торак төзелгән булса, быелгы план йөкләмәсе тагын да зуррак – 2 млн 480 мең кв метр мәйданны сафка бастырырга кирәк.

26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
“Суд приставларының эше һәрвакыт авыр һәм катлаулы булды. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе гражданнарга, җәмгыятькә закон, суд системасы булуын, кануннарның, суд карарларының үтәлергә тиешлеген һәрдаим искә төшереп тора. Аларның эшчәнлек сыйфаты халыкның, предприятие-оешмаларның судларга, гомумән, дәүләт системасына булган ышанычын билгели”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Суд приставлары федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» («PricewaterhouseCoopers» – «PwC») халыкара фирмалар челтәре җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) узучы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында берничә чарада булды.

Бүген Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, РФ буенча Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International