"Булгария" теплоходы һәлакәтен өйрәнү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзалары "Булгария"дә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды. Вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бөтенроссия матәм көнендә "Булгария" баткан урынга матәм чәчәкләре салынды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов, РФ Транспорт министры Игорь Левитин, һәлак булганнарның туганнары суга чәчәкләр салды.
14 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча "Булгария" баткан урында 75 мәет табылган. Алар арасында - 50 хатын-кыз, 9 бала һәм 16 ир-ат.
Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасында булды. Казанның Петропавловски соборында һәм республика башкаласының борынгы Әл-Мәрҗәни мәчентендә һәлак булучылар рухына дога кылдылар.
Иртәнге сәгать 10га булган мәгълүматлар буенча "Булгария" теплоходы һәлакәткә юлыккан урында 66 мәет табылды. 55 мәет инде Республика суд-медицина экспертизасы бюросына җибәрелде.
Хәзерге вакытта 44 кешенең шәхесе ачыкланган. 11е - әлегә ачыкланмаган.
Бу саннарны Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков китерде.
12 июльнең иртәнге сәгать 6га булган мәгълүматлар буенча "Булгария" теплоходы һәлакәтендә һәлак булган 34 кешенең шәхесе ачыкланган. Барлыгы судан 58 мәет чыгарылган. Шуларның 39ы - хатын-кызлар, 5е - балалар, 14е - ир-атлар.
ТР гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәнге сәгать 6га булган мәгълүматлар китерә.
Татарстанга коточкыч кайгы килде. Республикабыз тарихындагы иң зур һәлакәтләрнең берсендә безнең гражданнар һәлак булды.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында “Булгария” теплоходына утырып соңгы сәфәргә чыккан пассажирлар, исәпкә алынмаган кешеләр һәм экипаж әгъзалары исемлеге урнаштырылган һәм ул әлегә төгәл рәсми чыганак булып тора.
Болгардан Казанга юл алган “Булгария” теполоходы фаҗигасенә бәйле рәвештә, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәслегендә кризиска каршы үзәкнең Казан-Спас-Кама Тамагы-Яшел Үзән-Тәтеш районнарындагы штаблар белән берлектә видеоконференция режимында киңәшмәсе булды.
“Булгария” теплоходы һәлакәтендә үлүчеләр булу сәбәпле, сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.