ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның Чирмешән район Советының чираттан тыш VI утырышында Нурхәмит Хәмидуллин районның яңа җитәкчесе итеп сайланды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында “Татнефть” ААҖнең “Татнефтегазпереработка” идарәсе составына керүче Миңнебай газ эшкәртү заводында яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты.

28
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Казан Кремленың Ак залында яшьләр арасындагы “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале җиңүчеләренә һәм лауреатларына Татарстан Республикасы дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
“Узып баручы ел республика мәгарифе өчен уңышлы булды”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Брифингта Татарстан Республикасында Укытучы елына якынча нәтиҗә ясадылар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә әлеге министрлык оешуның 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.

27
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Дәүләт советы һәм Россия Президенты каршындагы Өстенлекле илкүләм проектларны һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру комиссиясенең уртак утырышында төбәк башлыкларына милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне шәхси контрольгә алырга күрсәтмә бирде. Мәскәүдә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең ашыгыч утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров белдерде.

25
декабрь, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендәге “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы объектларында булды, шулай ук узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә "Татнефть" ААҖнең матбугат хезмәте.
Бүген Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан республика җитәкчесенең Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашып, узып баручы елга нәтиҗәләр ясавы инде традициягә әйләнде. Моңа кадәр ул Премьер-министр буларак очрашса, быел очрашуны Президент вазифасында уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Килдебәк авылында урта гомумбелем бирү мәктәбен ачу тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International