ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча аңлатма бирде.

“Кичә кичке сәгать тугызда республиканың 7 муниципаль районында гадәттән тыш хәл кертелде. Иртәнге сәгать сигездә аларга Минзәлә һәм Лениногорск районнары өстәлде. Чөнки табигать шартлары катлаулана: юеш кар, урыны белән яңгыр яуды. Бик күп урында электр линияләре зыян күрде.

4
декабрь, 2010 ел
шимбә
Казан 2010 елда социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше программасын үтәргә өлгермәскә мөмкин. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә әнә шундый фикер яңгырады.

3
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүген Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында РФ Федераль салым хезмәте оешуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү Россия шәһәрләре үсеше өчен куәтле этәргеч бирәчәк. Бүген ул 2018 елгы дөнья чемпионатын үткәрү хокукы өчен тавыш бирүдә Россиянең җиңүен шәрехләп, әнә шулай дип белдерде.

2
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Бу хакта берничә минут элек кенә ФИФА ның Швейцариянең Цюрих шәһәрендәге штаб-фатирында игълан ителде. Россиянең бу көрәштә көндәшләре Англия, шулай ук коллектив заявкалар белән катнашкан Испания/Португалия һәм Бельгия/Голландия иде.
Ә 2022 елда футбол буенча дөнья беренчелеге Катарда узачак.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Совет утырышын үткәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына Россия заявкасын тәкъдим итүдә катнаша. Бүген Цюрихта заявканы шулай ук РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, эшкуар Роман Абрамович, футболчы Андрей Аршавин, җырчы Анна Нетребко һәм дирижер Валерий Гергиев тәкъдим итәчәк.

1
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты Комитет рәисе Морат Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына 195 төзәтмә кергән. Шуның 133ен хупларга тәкъдим ителә.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Рубин” ФК попечительлек советы утырышы узды.
Искәртеп үтәбез, “Рубин” футбол командасы премьер-лигасы командалары арасында 2010 ел Россия чемпионатының бронза призеры булды. Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында спортчыларны, тренерларны, футбол клубы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

30
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының “Казан ярминкәсе”ндә узган күчмә утырышы кысаларында, ТР Хөкүмәте белән Алманиянең “Flad&Flad Communication Group” компаниясе арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны Татарстан ягыннан Премьер-министр Илдар Халиков имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International