ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2010 ел
җомга

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы белән Россия фәннәр академиясенең Химия һәм материаллар турындагы фән бүлеге бюросының уртак утырышы узды. Аның эшендә Россия фәннәр академиясе вице-президенты академик Сергей Алдошин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин, Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре галимнәре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һ.б. катнашты. Утырышта Татарстан предприятиеләре белән РФА фәнни учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары каралды.

Бүген Казан Ратушасында РФ һәм ТР Хисап палаталары коллегияләренең уртак утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Бүген ТР Президенты, "Татнефть" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.
 

28
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хисап Палатасы рәисе Сергей Степашин 2013 ел Универсиадасына төзелә торган спорт объектлары, аларның төзелеше турында сөйләште.
 
Очрашу Казан Кремлендә узды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән Универсиада авылында объектларны карап йөргәннән соң, “Буревестник” йөзү бассейнын рәсми ачтылар. Универсиада авылы яртылаш эшли, студентлар анда урнаша тора, Универсиадага дип төзелгән спорт объектлары кулланылышта, дип искәртте ТР Президенты һәм, Казанда Бөтендөнья Универсиадасын уздырырга планлаштырган вакытта аның Татарстан студентлыгына нинди йогынты-нәтиҗә ясаячагын күз алдына да китермәгән идек, дип таныды, ил җитәкчелеге исеменә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Универсиада авылы белән Теннис академиясе арасында урнашкан әлеге бассейн - XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарына дип төзеләсе 29 объектның 24 нчесе, һәм без шушы шатлык уңаеннан килдек, дип белдерде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.
Киләсе елда республика җитәкчелегенә һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә ТРның салым түләүче предприятиеләрен нәтиҗәле эш белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначейство һәм салым органнарының 2010 елның 9 айда консолидацияләнгән бюджет үтәлешенә йомгак ясау киңәшмәсендә белдерде.

27
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан метрополитенының икенче чираты объектлары – “Мәскәү” һәм “Завод” станцияләрендә булды. Биредә “Айсылу” һәм “Алтынчәч” комплекслары тоннель казырга кереште.
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Американың «OtterBox» компаниясе вәкилләре белән очрашты. Әлеге компания кәрәзле телефоннар өчен саклагыч тышлык һәм корпуслар, шулай ук башка төрле күчерелмә җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә.
Бүген II чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясе бара.

Анда, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 33 маддәсенә ярашлы рәвештә, яшерен тавыш бирү нәтиҗәләр буенча, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп, 46 тавыш белән, Илсур Метшин сайланды. Шул рәвешле, мэр шәһәр Думасы рәисе вазифаларына да кереште. Илгизәр Вәлиев өчен исә 3 депутат тавыш биргән иде. Искәртеп үтәбез: бүгенге сессиядә 50 депутатның 49ы катнаша.

26
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
РФ Президенты Дмитрий Медведев белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм технологик үсеш буенча комиссия утырышына кадәр Чаллыдагы торак йортларның берсендә (14нче комплекста) җылылык узелының эшләве белән якыннан танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International