ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктор Черномырдинның вафат булуы уңаеннан, аның улларының кайгысын уртаклашты.

2
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы белән “Россия армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы (ДОСААФ) арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ДОСААФ рәисе Сергей Маев имзалады.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә нанотехнологияләр буенча RUSNANOTECH ΙΙΙ Халыкара форумы эшендә катнашты.

3 көнгә исәнләнгән форум программасы эшлекле һәм фәнни-технологик өлешләрдән тора. RUSNANOTECH ΙΙΙ Халыкара форумы, традиция буларак, Россия һәм халыкара компанияләрнең нанотехнологияләр кулланып җитештергән уникаль продукциясе, наноиндустрия өчен җиһазлар үрнәкләре тәкъдим ителә торган күргәзмәне эченә ала. Быелгы күргәзмәдә Россиядән һәм чит илләрдән 350 дән артык компания үз экспозицияләрен тәкъдим итә. Россиянең 35 төбәге күргәзмәдә үз эшләнмәләре белән катнаша. Татарстан экспозициясе 102 кв.м мәйдан били һәм 5 тематик блокны берләштерә. Алар – “Казанда “Идея” технопаркы базасында нанотехнологияләр үзәген төзү һәм үстерү концепциясе”, “Татнефтехиминвест-холдинг”ның нефть химиясе һәм биотехнологияләр өлкәсендәге проекты”, “Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Югары технологияләр үзәге”, “ТР Фәннәр академиясе яклавындагы фәнни-белем бирү учреждениеләре проектлары”, “2015 елга кадәрге чорга Татарстанда наноиндустрияне проектлар ярдәмендә үстерү буенча комплекслы программа”.
2010 елда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы “Бәләкәч” программасын тормышка ашыра башлый. Әлеге программа өч яшькә кадәрге сабыйларны бушлай сөт продуктлары белән тәэмин итүне күздә тота. Быелга әлеге программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 292 миллион 506 мең сум акча бүлеп бирелә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 132 миллион сумга күбрәк. 2011 елга да республика бюджетында моннан ким булмаган сумма күләмендә акча каралырга тиеш, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.

1
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә “Татарстан балалары җырлый һәм бии” дигән гала-концерт белән чыгыш ясады. Яшь артистлар фестивальнең иң яхшы номерларын тамашачыга М.Горький исемендәге МХАТ сәхнәсендә күрсәтте. Гала-концерт “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең 10 еллыгы белән бәйле юбилей чаралары кысаларында һәм әлеге ачык республика телевизион фестиваленең мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясен алуга номинант буларак тәкъдим ителү ихтималы уңаеннан оештырылды. Гала-концертта катнашучыларга сәламләү чыгышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Һиндстаннан килгән “Cadila Pharmaceuticals Ltd” компаниясе делегациясен кабул итте.

Әлеге очрашу ТР Министрлар Кабинеты, “Татхимфармпрепараты” ААҖ һәм “Cadila Pharmaceuticals Ltd” компаниясе арасында үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне җәелдерүгә нигезләнгән. Аерым алганда, Татарстан ягы республикада фармацевтика сәнәгатен алга таба үстерү, модернизацияләүне күздә тотып, якларның үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлерәк формаларын һәм методларын эзләүдә кызыксынучанлыгын, Һиндстанның әлеге компаниясе дарулар җитештерүдә әйдәп баручы булуын һәм заманча фармокология өлкәсендә тәҗрибәле саналуын исәпкә алып, Меморандум төзүне хуплады. Хезмәттәшлек мәйданчыгы итеп Татарстан сайлануына без бик шат, дип белдерде ТР Премьер-министры Илдар Халиков сөйләшү барышында.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнашында узган киңәшмәдә су төбендә яткан судноларны чыгару һәм утильләштерү мәсьәләсе каралды. Ведомствоара киңәшмәдә хакимият, җирле үзидарә, хокук саклау һәм контроль органнары вәкилләре катнашты.

30
октябрь, 2010 ел
шимбә
2011 елда Татарстанда коммерцияле күпкатлы торак төзелеше күләмен икеләтә арттырырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.

29
октябрь, 2010 ел
җомга
Хезмәттәшлек итү кысаларында 27–30 октябрьдә (Libyan National Oil Company - NOC) вәкилләре Татарстан Республикасында һәм “Татнефть” компаниясендә булды.

Делегация визит кысаларында компаниянең бүлекчәләрендә һәм җитештерү объектларында булды. Аларга “Татнефть”тә кулланыла торган заманча технологияләрне һәм җиһазларны күрсәттеләр. Чит ил кунаклары “Татнефть”нең скважиналарны капиталь ремонтлау һәм насос корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча сервис компанияләрендә булды.

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы белән Россия фәннәр академиясенең Химия һәм материаллар турындагы фән бүлеге бюросының уртак утырышы узды. Аның эшендә Россия фәннәр академиясе вице-президенты академик Сергей Алдошин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин, Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре галимнәре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һ.б. катнашты. Утырышта Татарстан предприятиеләре белән РФА фәнни учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International