ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2010 ел
җомга
Җәй коры килү сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять гади түгел, әмма ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә ярдәм итү чараларын эзли. Бу хакта бүген Алабугада узган киңәшмәдә беренче вице-премьер Виктор Зубков белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

8
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча советның бүген Тверьда узган утырышында катнашты. Утырыш РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узды.

Совет әгъзалары мәгълүмат-коммуникация технологияләрен социаль өлкәдә куллану хакында фикерләште, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
ТР Президенты бүген Тверьга эш визиты кысаларында, вагон төзү заводының җитештерү цехларында булды. Татарстан башлыгы аерым алганда рам-кузов цехы, технологик җыю җиһазлары эше белән якыннан танышты, заводның әзер продукциясен карады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

7
июль, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында “РусГидро” ААҖ идарә рәисе Евгений Дод белән очрашты. Түбән Кама ГЭСын төзеп бетерү, сусаклагычтагы су биеклеген проект дәрәҗәсенә күтәрү- фикер алышуның төп темасы булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. катнашкан.
Бүген Минзәләдә торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин иткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.

Анда ТР шәһәрләре һәм районнары башкарма комитеты җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген Алабуга районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика нефть компанияләре башлыкларының ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе узды.

Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Энергетика министрлыгы һәм РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары, ведомстволары, хакимиятнең федераль органнары территориаль бүлекчәләре һәм республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. Сүз Татарстан нефть тармагының агымдагы һәм киләчәк үсеше мәсьәләләре турында барды.

6
июль, 2010 ел
сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Молдованың РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Негуца белән очрашты. Яклар ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары хакында фикерләште.

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга сәфәре өчен рәхмәт белдерде. Аның ассызыклавынча, бүген Россия һәм аның төбәкләре белән Молдова арасында күп мәсьәләләрдә әле хезмәттәшлек формаларын табарга кирәк. Интеграцияле икътисад, мәдәни багланышларны үстерү, мәгариф өлкәләрендә тәҗрибә алмашу, ТР Президенты фикеренчә, ике республикага үзара файдалы мөнәсәбәтләр корырга ярдәм итәчәк.
Мәктәпләрне яңа компьютерлар һәм укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү агымдагы елның 20 августына кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Бу эш өчен “Абак” һәм ICL компанияләре җаваплы. Мәктәпләрне компьютер техникасы белән тәэмин итү өчен барган конкурста нәкъ шушы компанияләр җиңеп чыккан.
Соңгы 3 атнада республикада ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча эш темплары сизелерлек кимегән. Торак шартларны яхшырту өчен 2005 елның 1 мартыннан соң фатир чиратына баскан сугыш ветераннары, ветераннарның тол хатыннары белән кайбер шәһәр-районнарда торак сайлау буенча килешүләр төзү, аларны яңа фатирларга күчерүең туктавы да республика җитәкчеләрен борчуга сала. Мәсәлән, май-июнь айларында чиратта торучы ветераннарның 11 проценты гына яңа фатирга күчкән. Бу проблема бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышлап узган киңәшмәдә күтәрелде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәдә җаваплы министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

5
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Октябрь аенда Татарстанда ике мөһим сәяси вакыйга көтелә- муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар һәм Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе. Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының 32 нче утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу кампанияләрне уздыру һәм әзерлек эшләренә, нигездә, бер үк актив җәлеп ителгән. Һәр ике кампанияне дә тиешенчә уздыру өчен бөтен көчне кую таләп ителә. Сәяси совет Сектетаре эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча актив составын киңәйтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International