ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2010 ел
сишәмбе
Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 233 егет һәм кызга республикадагы 24 дәүләт вузы 28 866 урын тәкъдим итә, шуның 13 125е бюджеттан финанслана торган урыннар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Сәиф Әль-Мидәди очрашты.

24
май, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының 2009 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча еллык җыелышы узды.
Россия белән Сербия арасындагы җылы сәяси, дустанә мөнәсәбәтләр әлегә икътисади яссылыкта тулы чагылыш тапмый. Бүгенге этапта төп бурыч – ике ил арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне икътисад өлкәсендә дә җәелдерү. Бу максатка ирешүдә Сербия һәм Россия төбәкләре арасындагы элемтәләрне ныгыту ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган очрашуда Сербиянең хезмәт һәм социаль сәясәт министры Расим Ляйич белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков министрлык коллективына ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрын тәкъдим итте.

22
май, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстанның Лаеш районында “Каравон” рус фольклор бәйрәмен билгеләп үттеләр. Менә инде 18 нче тапкыр Рус Никольское авылы янына халык җырларын башкаручылар, үзешчәннәр һәм тамашачылар җыелды. Быел бәйрәмдә чыгыш ясарга Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, Киров өлкәсе, Мари Эл, Чуашстан һәм Удмуртия Республикаларыннан йөздән артык коллектив килде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Kronospan Group" концерны хуҗасы Питер Кайндл Татарстан Республикасы территориясендә OSB плитәләре производствосы ачу проекты хакында фикер алышты, дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.
2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннарга торак алу өчен бирелгән заявкаларның законга туры килүе тикшереләчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 21 майга 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан субсидия алучылар реестрында 8384 ветеран исәпләнә, федераль үзәк тарафыннан 5,9 миллиард сумлык субсидия бүленгән.

21
май, 2010 ел
җомга
Бүген Томск шәһәрендә узучы "Innovus" XIII инновацион форумында "Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе"н төзү турындагы Меморандумга кул куелды.
“Инновацияле технологияләр өлкәсендә федераль хакимиятнең игътибарын Мәскәүгә генә түгел, төбәкләргә дә юнәлтергә кирәк”. Бүген Томскида XIII Innovus инновация форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International