ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр эшенең яңа системасын кертү буенча Россия Федерациясенең сынау төбәге булачак.
Халыкара дәрәҗәдәге менеджерлар әзерләүче МВА (Мастер делового администрирования” программасының Татарстанда эшли башлавына 10 ел тулды. Шул уңайдан бүген “Пирамида”да МВА программасын тәмамлаучыларның ΙΙΙ Форумы уза. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә “Доктор делового администрирования” программасының фәнни җитәкчесе Абел Аганбегян, Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан дәүләт финанс-икътисад институты ректоры Шамил Вәлитов, МВА программсы директоры Азат Ганиев һ.б. катнашты.
РФ Хәрби Көчләр Генераль штабы башлыгы урынбасары, генерал-полковник Василий Смирнов белән бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары Советы утырышын үткәрде.

Чара Казан Кремлендә узды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

27
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТАССРның 90 еллыгы көнендә 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасының 18 нче объекты - «КАИ-Олимп» спорт комплексының бассейны ачылды.
Моннан нәкъ 90 ел элек, 1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителә. Шул рәвешле, Россия, Татарстан тарихында яңа этап башлана. Татарстанда бу юбилейга зур әзерлек эшләре алып барылды. Бу көннәрдә республика шәһәр-районында ТАССР төзелүгә 90 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте. Аларның кульминациясе ТР Дәүләт Советының бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышы булды.
Кичә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Ак Барс” хоккей клубын – Континенталь хоккей лигасы һәм Россия чемпионы, 2009-2010 елгы сезонның Гагарин Кубогы ияләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кичә узды.

26
май, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" командасының КХЛ Чемпионатында җиңүен чын триумф итеп атады. Ул хакта ул бүген Казан Кремленең тантаналар залында узган "Ак Барс" командасын олылау вакыйгасында белдерде.
Татарстанның бу көздә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков белән очрашуы вакытында күтәрелде.
Бүген 2010 ел Бөтенроссия халык санын алуга багышланган әзерлек мәсьәләләре турында Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International