ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2010 ел
чәршәмбе
Казанга Сочидан Россия Премьер-министры Владимир Путин килде – шушы вакытта аның самолеты “Казан” халыкара аэропортына төште.
Бүгенге көнгә Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2005 елның 1 мартына кадәр фатир чиратына басканнарының барысы да, төгәлрәге, 891е дә торак белән тәэмин ителде, алар, нигездә, күченеп яши дә башлады, дип игълан итте бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашкан ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин.

4
май, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Алабуга, Мамадыш һәм Теләче районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Төркиянең дөньякүләм танылу алган ике компаниясе –“Кастамону Энтегре” белән “Тракья Җам” ширкәтләренең Татарстанда производстволарын ачу проектларының башлангычы Төркия Президентының узган ел Татарстанга сәфәре вакытында салынган иде. Президент Абдуллах Гөл бу проектларның тормышка ашуына сөенүен белдерә.
Татарстан белән Төркия арасындагы тугандаш дустанә мөнәсәбәтләрне икътисадый яссылыкка күчерергә кирәк. Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында Төркиянең ике компаниясе заводларына нигез ташы салу тантанасыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шулай дип белдерде.
Быелның апрель аенда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе һәм Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты белгечләре республиканың 93 даруханәсен тикшерде, 50 максатчан рейд үткәрде.

3
май, 2010 ел
дүшәмбе
2005 елның 1нче мартына кадәр торакка мохтаҗлар исемлегенә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эшләре 9нчы майга кадәр төгәлләнергә тиеш. Ул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

30
апрель, 2010 ел
җомга
Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык-2010» дигән X ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуга багышланды. Анда олы кунак булып ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасы вәкилләре катнаштылар.
“Ак Барс” хоккей командасының Россиянең ачык чемпионаты – Континенталь хоккей лигасы чемпионатында җиңүе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән котлау телеграммасында болай диелгән:

“...Спортчыларның киеренке, батыр һәм матур уены илебезнең миллионлаган җанатарына шатлык һәм ләззәт хисләрен бүләк итә.

29
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Ислам шәхси секторны үстерү корпорациясенең башкаручы директоры Халит Мөхәммәт Әл Абуди киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International