ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2010 ел
шимбә
Соңгы атнада Татарстанда барлык янгыннарның 80 проценттан артыгы корыган үлән һәм чүп-чарны яндыру аркасында килеп чыккан. 19-22 апрель көннәрендә республикада әлеге сәбәп белән 14 торак йорт һәм шәхси сектордагы корылма янып көлгә әйләнгән.

23
апрель, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты.

“ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов компания эшчәнлеге турында йомгаклау доклады белән чыгыш ясады. ААҖ җитәкчесенең еллык хисабы мәгълүматларына караганда, “ТАИФ” компанияләр төркеменең гомуми кереме 257 миллиард сум тәшкил иткән. Продукциягә бәяләрнең төшүе аркасында 2009 елдагы гомуми керем 2008 елга (292 миллиард сум) караганда азрак булган, шул ук вакытта җитештерелгән продукциянең физик күләме 4 процентка үскән.
Бүген “Татэнерго” холдингының “Генерация компаниясе” ААҖндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Премьер-министры Илдар Халиков катнашында коллективка яңа генераль директор тәкъдим ителде. Ул – элек Генерация компаниясе” генераль директоры – техник директор вазифасын биләгән Илгизәр Гайфуллин. Яңа җитәкчене кичә ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры вазыйфасына билгеләнгән Илшат Фәрдиев тәкъдим итте.
Бүген Татарстан ТР Премьер-министры Илдар Халиков Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче Наил Мәһдиевне тәкъдим итте. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. ТР урман хуҗалыгының экс-министры Валерий Власов икенче эшкә күчү сәбәпле, үз вазыйфасыннан азат ителде.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Николай Никифоровны тәкъдим итте. Элек ул республиканың Мәгълүмат технологияләре үзәген җитәкләгән.

“Соңгы елларда республикада галимнәр, яшь белгечләрнең аңнарын “уятып”, аларны яңа технологияләр, җиһазлар төзүгә кызыксындыруга зур игътибар бирелә. Россия һәм аннан читтә Татарстан белән кызыксыну да арта бара”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов биш ел дәвамында Казанда венчур ярминкәләре уздыруда ирешелгән төп нәтиҗәләр дип әнә шуларны атады. Президент бу фикерен бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсенең пленар утырышында җиткерде.

Казан венчур ярминкәсе беренче кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Аның быел Татарстан башкаласында бишенче тапкыр уздырылуы. Бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасы узды.

Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты ректоры Сергей Бабурин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.


22
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүген республика Президенты тәкъдим иткән ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслады. Парламент депутатлары тәкъдим ителгән һәр 6 кандидатураны да күпчелек тавыш белән раслады.

Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан парламентының унынчы утырышында депутатлар ТР Премьер-министры вазифасына тәкъдим ителгән, моңарчы Яр Чаллы мэры булган Илдар Халиков кандидатурасын күпчелек тавыш белән раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International