ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасының кайбер районнарында торак төзелешенә бирелгән территорияләрдә кирәкле инженерлык инфраструктурасы юк. Бу турыда бүген 2008 елда торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Көньяк Осетиядәге фаҗигале хәлләр уңае белән, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14 нче август, 2008 ел, 1319-р номерлы әмере кабул ителде. Аның нигезендә сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән халык өчен гуманитар ярдәм җыю буенча эшчәнлекне оештыру Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенә йөкләнгән. Комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов.

13
август, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов республика буенча эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Мамадыш, Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары хуҗалык һәм кырларын карап чыкты. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре озатып йөрде. Кырларны вертолетта очып әйләнеп чыкканнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан, кырлардан уңыш җыеп алу өчен, яхшы һава торышының һәр сәгатеннән уңышлы файдалану бурычы куелганлыгын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Минзәлә районында булды. Сәфәр кысаларында ул Минзәлә шәһәрендә капиталь ремонтның барышы белән танышты. Әйтик, Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озата баручы кешеләр Минзәлә торак-коммуналь хуҗалыгының яңартып төзелә торган кайбер объектларын, аерым алганда, Гурьянов урамындагы 106 нчы номерлы йортны карап чыктылар. Монда өй эчендәге ремонт, фасадны ремонтлау, түбәне яңарту эшләре алып барыла.

12
август, 2008 ел
сишәмбе
Заманча технологияләр нигезендә илебез авиация төзелешен масштаблы яңартып төзүдән башка, тармак, яңадан торгызылып, дөньякүләм һәм эчке базарларда лаеклы урын ала алмаячак. Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Заманча технологияләр – илебез авиация төзелешен яңадан торгызуның төп буыны” фәнни-гамәли конференциясен ачу вакытында укыган докладында хәбәр итте.
Бүген Казанда “Заманча технологияләр – илебез авиация төзелешен яңадан торгызуның төп буыны” фәнни-гамәли конференциясен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе арасында үзара бәйләнештә булу турындагы килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Алексей Федоров кул куйды.
“Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ составына керәчәк. Бу турыда бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Матбугат конференциясе “Авиакосмик технологияләр һәм җиһазлар. Казан – 2008” дигән 4 нче халыкара күргәзмә кысаларында барды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Андрей Реус белән очрашты. Аерым алганда, анда Казан вертолет заводын (КВЗ) яңартып төзү программасы турында сүз барды.

11
август, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләти ярдәм күрсәтү турында сүз барды.

8
август, 2008 ел
җомга
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Рәсәйнең Федераль антимонополияле хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу кысаларында антимонополияле законнар җыелмасының гамәлгә ашырылуы нигезендә ведомство эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International